news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Камал театры 111 нче сезонын ача

“Җилкәнсезләр” – Кәрим Тинчуринның 1926 елда иҗат ителеп, шул ук елны үзе сәхнәгә куйган әсәре.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген, 7 октябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Кәрим Тинчуринның мәңгелек “Зәңгәр шәл”е белән яңа 111енче сезонын ача. Сезон ачылу көненә билетлар сатылып беткән.

8 һәм 9 октябрьдә театрда премьера – Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасын сәхнәгә Омск академия драма театрының баш режиссеры Георгий Зурабович Цхвирава куйган. Сәхнәгә куючы рәссам – Булат Ибраһимов, музыкаль бизәлеш – Татарстанның халык артисты Фуат Әбубакиров, яктылык буенча рәссам – Тарас Михалевский.

“Татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучы Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар телендәге иң күренекле драматик әсәрләрнең берсе. Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта...” дип анонс бирә театр спектакль турында.

“Җилкәнсезләр” – Кәрим Тинчуринның 1926 елда иҗат ителеп, шул ук елны үзе сәхнәгә куйган әсәре. Драматург үзе үк Батырхан ролен башкарган. Нуретдин ролендә - Нури (Нуретдин) Сакаев, Мисбах хаҗи – Зәйни Солтанов, Дилбәр – Фатыйма Ильская, Рокыя – Нәфыйга Арапова. “Татар энциклопедиясе сүзлеге” әсәрнең тагын өч – ике татарча, бер рус теленә тәрҗемә итеп куелышына басым ясый. 1929 елда Нуретдин роленә Хәлил Әбҗәлиловны алып, әсәрне Татар академия театрының баш режиссеры Гомәр Дәвишев куйган. 1958 елда Академия театры “Җилкәнсезләр”не тамашачыга Ширияздан Сарымсаков куелышында тәкъдим иткән. Төп рольләрдә – Габдулла Шамуков (Нуретдин), Шәхсәнәм Әсфәндиярова (Дилбәр), Асия Хәйруллин (Рокыя). Шунысы да игътибарга лаек: 1969 елда Ширияздан Сарымсаков “Җилкәнсезләр”не Казан Зур драма театрында да куя. Рәссамы – Татарстан сценографиясенә зур өлеш керткән күренекле театр рәссамы Эрнст Гельмс. Сүз уңаеннан, ул чорда Зур рус театры сәхнәсендә татар авторлары да куела. Әйтик, Эрнест Гельмс үз истәлекләрендә Ш.Сарымсаков белән “Без ветрил”(“Җилкәнсезләр”) пьесасы буенча спектакль куюын “Кызыклы эш иде” дип җылылык белән искә ала.

"Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" пьесасындагы темалар миңа бүгенге көн өчен бик актуаль тоелды. Бүгенге көндә дөньяда тынгысызлык күзәтелә. Социаль нәфрәт соң чиккә җиткән чорда үткәннәргә күз салу зарур. Көн кадагындагы сорауларга җавап бирү өчен дә, киләчәкне ачык күрү өчен дә үткәннәрне барлау кирәк",- дип аңлата Георгий Цхвирава бу әсәргә алыну сәбәбен.

Кичә әлеге спектакльне сәнгать советы әгъзаларына һәм журналистларга күрсәттеләр. Спектакльдән соң сәнгать советы утырышы үтте. Анда катнашучылар спектакльнең яхшы кабул ителүен, уңай бәяләнүен билгеләп үттеләр.

Премьерага чакырулы булса да, премьера алды тамашасына килгән Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева спектакльне бик яратып каравын белдерде. Георгий Цхвирава Казанда булганда аның белән танышып калу теләген җиткерде. Чөнки билгеле булганча, киләсе елга бу театр үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена һәм юбилее алдыннан театр тарихында якты эз калдырган шәхесләрне барлый. Билгеле булганча, Георгий Цхвирава Казанның театр сөюче тамашачысына 2000–2005 елларда Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры буларак билгеле. Казанда эшләгән чорда, 2004 елда, ул Г.Камал театрында да “Ханума” спектаклен куйган иде

Цхвирава бу спектакль белән Кәрим Тинчуринның нинди даһи әсәр язганын күрсәтеп бирде. Моңарчы “Җилкәнсезләр” комедия итеп куела һәм тамашачы тарафынанан шулай кабул ителә иде. Хәзерге яңа укылышта без сатирик комедия дип атасак та, трагедия күрәбез. Һәр геройның язмышы – трагедия. Премьера алды спектаклен караган тамашачы аеруча ике “бай” - Рамил Вәҗиев белән Искәндәр Хәйруллинның уенын югары бәяләде.

Спектакльдә Камал театрының күренекле артистлары: Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Айгөл Миңнуллина, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров һәм башкалар катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100