Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген көндез Forex базарында евро курсы 85 сум булган
Элегрәк Европа валютасы курсы 86,09 сумга, Американыкы 75,67 сумга җитеп алды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Forex базарында 14.00 сәгатькә евро курсы 85,44 сум, доллар 74,86 сум булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Элегрәк Европа валютасы курсы 86,09 сум, Американыкы 75,67 сум тора иде. Бу хәлләр нефть базарындагы вазгыять белән бәйле. ОПЕК+ илләре үзара килешә алмау сәбәпле, нефть бәясе төште.
9 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, майда Brent маркалы ягулык бәясе 32,28 доллар булган. Аның бәясе 28,69 процентка төшкән. Апрельдә WTI маркалы ягулык бәясе 28,33 доллар торган, ул 31,35 процентка арзанайган. Соңрак ике марка да төшкән бәянең өчтән берен күтәрә алган.
Нефть бәясе 25-30 долларга кадәр төшкән очракта, Илкүләм байлык фонды (Фонд национального благосостояния) акчалары 10 елга җитәчәк. Бу турыда Россия Финанслар министрлыгы хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз