Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Ислам музеенда «Коръәндә астрономик белемнәр» дигән чара уза
Бүген Ислам музеенда «Коръәндә астрономик белемнәр» дигән чара уза
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Бүген Кол-Шәриф мәчете каршында оешкан Ислам музеенда Халыкара астрономия көненә багышлап, «Коръәндә астрономик белемнәр» дигән чара узачак.
Ислам музее авторы Алсу Мөхәммәтшина белдерүенчә, анда Казан дәүләт университетының астрономия кафедрасы укытучысы, 103нче мәктәп укучылары чакырылган. Биредә Ислам белән астрономиягә бәйле ачышлар, казанышлар турында сөйләнәчәк. Шулай ук азакта Харун Яхьяның «Галәмнең барлыкка килүе» дигән фильмын карау оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз