news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген ислам дөньясы Рабигыль-әүвәл аена керәчәк

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

Бүген ислам дөньясы Рабигыль-әүвәл аена керәчәк

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген кояш баегач, ахшам намазыннан соң бөтен ислам дөньясы рабигыль-әүвәл аена керәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. «Бу ай бер кешелек өчен генә түгел, барча галәмнәргә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән, Аллаһының рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле булганга, башкача аны Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Рәсүлебезнең (с.г.в.) туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 11нән 12нә каршы киченә, ягъни 28 октябрьнең киченә туры килә», — ди Татарстан мөфтие.

«Сөекле Рәсүлебез (с.г.в.), кырык яшенә җитеп, пәйгамбәрлек һәм шәригать иңдерелгәнче үк, үзендә гадәттән тыш изгелек билгеләрен күрсәткән. „Аллаһы ничек кушкан булса, шулай тугрылыклы бул!“ дигән Аллаһы әмеренә тулысынча ияреп, ул гомере буе дөреслек һәм гаделлекнең тере мисалы була. Ни гаҗәеп: кеше кешене хөрмәт итмәгән, кеше кешегә ышанмаган бер дәвердә аңа һәркем ышанган һәм хөрмәт иткән. Аның тиңсез әхлагын һәм югары абруен раслап, аңа „Мөхәммәд Әмин“, ягъни „ышанычлы Мөхәммәд“, дип эндәшкәннәр», - ди мөселманнарга мөрәҗәгатендә Камил Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100