news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген иртән “Казан” халыкара аэропортыннан хаҗга китүчеләр Төркиягә барып җитте

Төбәкара “Идел-хаҗ” мәркәзе аша “Кол Шәриф Эконом” юлламасы белән хаҗ кылучылар, Җиддә шәһәренә очканчы, Инстанбулның тарихи урыннарында булачак

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген иртән “Казан” халыкара аэропортыннан йөзләп хаҗга китүче Истанбулга исән-имин барып җитте. Төбәкара “Идел-хаҗ” мәркәзе аша “Кол Шәриф Эконом” юлламасы белән хаҗ кылучылар, Җиддә шәһәренә очканчы, Инстанбулның тарихи урыннарында булачак. Әлеге төркем җитәкчесе, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуров хәбәр иткәнчә, хаҗилар Истанбулда кичкә кадәр булачак һәм җирле вакыт белән кичке сәгать сигез туларга ун минутта Согуд Гарәбстанына китәчәк.

“Сөембикә” программасын сайлаган хаҗилар доктор Мөхәммәт Хәмәд җитәкчелегендә җирле вакыт белән иртәнге сәгать унберенче яртыда Согуд Гарәбстанына юл алды. Бу төркемне Татарстан мөфтиенең хаҗ һәм гомрә буенча урынбасары, “Идел хаҗ” мәркәзе генераль директоры Аяз хәзрәт Мингалиев тә җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100