news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген ир-атларда простата бизе рагы авыруын кисәтү буенча чираттагы акция уза

Республикада 50-69 яшьтәге ир-атларда простата бизе рагы авыруын кисәтү буенча акция бер ай дәвам итә.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Татнефть Арена” боз сарае территориясендә ир-атлар өчен чираттагы акция узачак, анда 18.00 дан 19.00 гә кадәр 50-69 яшьтәге ир-атлар бушлай тест уза алачак. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда Баскет Холл, шулай ук “Оргсинтез” бассейны территориясендә күчмә акцияләр үтте, алар кысаларында 50-69 яшьлек ир-атлар канда ПСА (простатик специфик ген) дәрәҗәсен билгеләүгә бушлай тест узды.

Башлангыч стадияләрдә рак симптомсыз уза, һәм ПСА-тест – простатик биз авыруын ачыклау мөмкинлеге. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда ир-атларда простата бизе рагы яман шеш авырулары структурасында беренче урында (авыртучыларның гомуми саныннан 18,6 процент).

Республика клиник онкологик диспансер баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, Татарстанда простата бизе рагыннан ел саен якынча 400 ир-ат үлә. Былтыр гына республикада 1400 кешедә шушы патология ачыкланган. 2016 елда Татарстанда ирләрнең яман шеш белән авыруы 100 мең кешегә 420,8 очракны тәшкил иткән, бу хатын-кызлар белән чагыштырганда, 9,2 процентка күбрәк. Табиблар моны ир-атларның даими медицина тикшерүләренә салкын каравы белән бәйли. Шул ук вакытта, дәвалау учреждениесенә вакытында мөрәҗәгать итсәң һәм авыру башлангыч стадиясендә ачыкланса, дәвалану ихтималы 85 проценттан артык.

Простата бизе рагы күпчелек очракта (80 проценттан артык) 65 яшьтән узган ир-атларда очрый, яман шештән котылдырып булмаган авыруларның 90 проценты – 65 яшьтән узганнар. Шуңа күрә канда ПСА дәрәҗәсенә анализны 50 яшьтән соң тапшыру киңәш ителә. Тестлаштыруның “Бородабрь” акциясе кысаларында узуын искәртик. Ул республикада 7 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр беренче тапкыр оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100