news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Илһам Вәлиевнең классик концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә

Концертны Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды оештыра.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты, танылган тенор тавышлы җырчы Илһам Вәлиевның концерты була. концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтәчәк. Башлана – 19.00.

Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/135/

Концертта татар һәм башкорт операларыннан арияләр; Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов кебек бөек җырчыларыбыз репертуарыннан җырлар башкарылачак. Җырчының репертуарында Эльмир Низамов кебек популяр яшь композиторлар иҗаты да бар.

Концертны Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды оештыра.

Уфа дәүләт опера театры солисты Илһам Вәлиевнең Уфада үз концертлары булганы юк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot