news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Идел буе хоккей командаларының дүртенче очрашуы узачак

“Ак Барс”ны Тольяттида “Лада” кабул итә

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казан “барс”лары чираттагы очрашуын Тольяттида уздыра. Җирле “Лада” белән уен Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 6 да башлана. Матчта составында Эдуард Одиньш (Рига), Александр Судома, Денис Тарасов булган (Түбән Новгород) хөкемдарлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк.

Быелгы сезонда Харламов дивизионында чыгыш ясаучы бу командалар моңа кадәр 3 тапкырга очрашырга өлгерде инде. Аларның икесе “Ак Барс”ның җиңүе белән тәмамланган булса, берсендә “Лада”өстен чыкты. Ил чемпионатында географик күршеләрнең 98 тапкыр очрашуы мәгълүм. Казан клубының рәсми сайты мәгълүматларына караганда, җиңүләр буенча өстенлек Тольятти командасында. Алар 43 очрашуда бәйрәм итсә, “Ак Барс” исәбендә 2 җиңүгә азрак. 14 очрашу уртак исәпкә тәмамланган.

48 уеннан соң 82 очко туплаган “Ак Барс” хәзерге вакытта КХЛ ның гомуми турнир таблицасында 9 нчы баскычта, финанс проблемаларына һаман чишелеш таба алмаган Тольятти командасы 49 уеннан соң 52 очко белән 20 нче урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot