Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген – Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне
Бүген – Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). 10 июнь – Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне. Гадәттә, ул июньнең һәр икенче якшәмбесендә уздырыла. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, дип хәбәр иттеләр Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Республика җиңел сәнәгате Татарстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә. Ул 9 мең кеше хезмәт куйган 46 эре һәм урта предприятиене берләштерә. Узган ел җитештерелгән продукция күләме 2,6 миллиард сум тәшкил иткән. Аерым төр тауарлар буенча һәм быелның дүрт аенда яхшы үсеш темпларына ирешелгән.
Базар мөнәсәбәтләре үсешенең хәзерге дәрәҗәсе тармак алдында җаваплы бурычлар куя. Бүген, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү мәсьәләсе хәл ителгән вакытта, чыгарыла торган продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру, инвестицион җәлеп итүчәнлек, персоналның профессиональлеге проблемалары актуаль булып тора.
Производстволарны яңадан җиһазландыру, көндәшлеккә сәләтле тауарлар ассортиментын киңәйтү бара, җирле һәм Россиянең башка төбәкләре базарларында продукцияне тәкъдим итү буенча актив маркетинг һәм сату стратегиясе үткәрелә.
“Алсу” Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы” ААҖ, “Спартак” аяк киеме фабрикасы” ААҖ, “Мелита” ААҖ, “Кукмара тегү фабрикасы” ААҖ, “Кукмара киез итек басу комбинаты” ААҖ, “Адонис” ААҖ һ.б. предприятиеләр әлеге бурычларны уңышлы рәвештә үтәп килә.
Тармакның лидерлары белән беррәттән кече һәм урат бизнес та көч туплый. Даими иҗади эзләнүләр һәм югары профессиональ дәрәҗәдә иң кыю идеяләрне тормышка ашыру үз эшенең осталарына популяр булган яхшы сыйфатлы һәм модалы продукция чыгарырга мөмкинлек бирә. Сезнең Бөтенроссия конкурслары һәм күргәзмәләрендә алган бүләкләрегез һәм дипломнарыгыз – моңа дәлил.
Республика җиңел сәнәгатенең көндәшлеккә сәләтле, югары технологияле производствосын формалаштыру һәм аның тотрыклы үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2007-2010 елларга ТР җиңел сәнәгате үсеше Концепциясен раслады. Әмма бүген күп нәрсә җитештерүчеләрнең үзләренә бәйле. Уртак көчләр белән куелган максатларга ирешү өчен кирәкле шартлар тудыруга ирешербез дип ышанам.
Хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Алар керткән өлеш һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәләре җиңел сәнәгатьтә эш традицияләрен саклап калырга, предприятиеләрнең тотрыклы эшен тәэмин итәргә ярдәм итте.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, көч-дәрман, тотрыклылык һәм киләсе көнгә ышаныч телим!
Яңа казанышлар юлдаш булсын, дуслар!
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз