news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән яшь комбайнчылар конкурсының җиңүчеләре ачыкланачак
Бәйгедә җиңүчеләр “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү Федераль дәүләт мәгариф учреждениесенә бюджет бүлегенә конкурстан тыш укырга керү хокукын бирүче сертификатлар алачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 26 сентябрь, “Татар–информ”). Бүген Сарман Мәдәният йортында 2 августта башланган “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән II Республика яшь комбайнчылар конкурсына нәтиҗә ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
Конкурсны “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән оештырды.
Бүләкләү тантанасында ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Баһаутдинов, Татарстанның Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров катнаша.
“Хезмәт кешесен данлыйбыз” конкурсы ике этапта (район һәм республика) узды. Беренче этапта җиңүчеләр икенче этапта катнашты, анда алар теоретик һәм гамәли турларны узарга тиеш иде. Гамәли тур комбайнны эшкә әзерләү, аны технологик яктан көйләү, комбайн узеллары һәм агрегатларына техник хезмәт күрсәтүгә кайтып калды. Конкурста 30 яшькә кадәрге комбайнчылар катнашты.
Конкурста җиңүчеләргә “2009 елгы урып–җыю кампаниясендә иң яшь катнашучы”, “Зур хезмәт стажы”, “Иң яхшы теоретик белем” һәм башка номинацияләр буенча дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Алар шулай ук “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү Федераль дәүләт мәгариф учреждениесенә бюджет бүлегенә конкурстан тыш укырга керү хокукын бирүче сертификатлар алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2