Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне
Бүген – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 апрель, Татар-информ»). Бүген дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә, ул ЮНЕСКО тарафыннан 1983 елга расланган булган. Әлеге истәлекле дата белән Татарстан халкын ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Җәмгыятебезнең бөтен өлкәләрен глобальләштерү һәм мәдәни күптөрлелекне аңлау шартларында мәдәни традицияләр, гасырлар дәвамында иҗат ителгән халык кыйммәтләре зуррак әһәмияткә ия була бара. Тарихи һәйкәлләр – цивилизацияләрнең гасырлык традицияләрнең тере шаһитлары. Җир кешеләре кешелек байлыкларының бердәмлеген һәм борынгы һәйкәлләрне гомуми мирас буларак кабул ителә.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең республика һәм гомумроссия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә әһәмияте зур булган тарихи-мәдәни һәйкәлләр күп булган төбәкләр рәтенә керә. Шуңа күрә тарихи-мәдәни мирас ул төбәкне үстерү, күп санлы туристлар җәлеп итү, эре мәдәни үзәк инфраструктурасын формалаштыру ресурсы булып тора. Бездә Идел буе һәм урта рус җирлекләре өчен уртак булган көнкүреш үзенчәлекләре һәм Россия һәм аның халыклары тарихының әһәмиятле этаплары шаһиты булган һәйкәлләр белән танышырга, шул ук вакытта Татарстанны кабатланмас итүче үзенчәлекле әйберләр дә табарга була.
Хәзерге вакытта дәүләт сәясәтенең иң мөһим юнәлеше булып Татарстан Республикасының истәлекле урыннар челтәрен үстерү, аны Россиянең мәдәни туризмы маршрутлары системасына кертү, мәдәни туризм индустриясе һәм туристик бизнес үстерү өчен әйбәт шартлар булдыру тора.
Бүгенге көндә дәүләт исәбендә 6 меңнән артык мәдәни мирас санала, шул исәптән 1643е -дәүләт сагында. Республиканың 13 шәһәре һәм җирлеге тарихи булып тора - Казан һәм Болгар, Биләр һәм Алабуга, Бөгелмә һәм Буа, Мамадыш һәм Менделеевски, Минзәлә һәм Тәтеш, Чистай, Лаеш һәм Свияжск. Аларда республиканың яртысыннан артык тарих, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре урнашкан. Россиянең 103 тарихи-мәдәният музей-тыюлыкларының 6сы Татарстан җирендә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов өлкәсендә дә шул кадәр үк. Бу Болгар һәм соңгы 17 ел эчендә оештырылган Алабуга, Иске Казан, Биләр, “Казан Кремле” һәм “Ленино-Кокушкино” музей-тыюлыгы. 3 тарихи-мәдәни тыюлык территорияләре оештырылган: Менделеевскида “Ушковлар утары”, Балык Бистәсе районында “Чаллы” һәм Чистай районында - “Юкә тау”. Киләчәктә Свияжски дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оештырылачак.
Ел саен республика, җирле һәм федераль бюджет һәм башка чыганаклар хисабына тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен ачыклау, өйрәнү, торышын мониторинглау һәм файдалану, реставрацияләү, консервацияләү, ремонтлау һәм яраклаштыру буенча эшләр алып барыла. Соңгы елларда тарих, архитектура һәйкәлләрен яңарту буенча әһәмиятле эшләргә бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү мөһим күренеш. Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклап калуга аерым хәйриячеләр дә, шулай ук предприятиеләр дә ярдәм итә. Хосусыйлаштыру, һәйкәлләрне түләүсез куллануга һәм ышанычлы идарәгә тапшыру да мондый һәйкәлләрне саклап калу өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Мәдәни мирасны саклап калу һәм нәтиҗәле файдалану, ресурсларны өстенлекле объектларга һәм аеруча әһәмиятле булган мирас предметларына концентрацияләүгә 2007-2009 елларга исәпләнгән “Мирас-Наследие” мәдәни мирасны саклап калу максатчан комплекслы программасын гамәлгә ашыру дә ярдәм итәчәк.
Татарстанда соңгы елларда үткәрелгән зур күләмле чаралар – Казанның 1000 еллыгы, Казан дәүләт университетының 200 еллыгы, Тукай һәм Муса Җәлил юбилейлары, алда көтелгән Алабуганың 1000 еллыгы безне үз мирасыбызга яңа күзлектән карарга мәҗбүр итте. “Мирас-Наследие” программасы безнең мәдәни байлыкларга сакчыл һәм хөрмәт белән карауга этәргеч булып хезмәт итәр, ә тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яклау һәм саклау бөтен татарстанлыларның уртак эшенә әверелер дип ышанып калам.
ТР Премьер-министры урынбасары –
мәдәният министры Зилә Вәлиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз