news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген - Халыкара урман көне

Экспертлар исәпләгәнчә, соңгы 10 мең елда кеше Җир шарының 26 млн. кв.м мәйданда яшел үпкәсен юк иткән...

 (Казан, 20 март, “Татар-информ”). БМОның Үзәк ассамблеясе тәкъдиме белән 20 нче яисә 21 нче март, ягъни көн белән төн тигезләшкән мәлдә, Халыкара урман көне, яки Бөтендөнья урманны яклау көне дип игълан ителгән. 1971 елда шушы көнне билгеләп үтү тәкъдиме белән 23 нче Генераль ассамблеяда Европа авыл хуҗалыгы конфедерациясе чыгыш ясап, идея БМОның Бөтендөнья азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы тарафыннан хупланган.

Бу юкка гына түгел - урманнар мәйданы кимегәннән кими бара. Биологлар билгеләп үткәнчә, урман мәйданнарының кими баруы глобаль әһәмияттәге тискәре процессларга китерә. Нәтиҗә буларак, туфрак эрозиягә дучар була, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеге кими, сулык бассейннары начарлана, атмосфера һавасында углекислый газ арта, сәнәгать һәм ягулык максатларына ярашлы агач күләме кими. Янгыннар, кирәксә-кирәкмәсә урман кисү, корткычлар һәм авырулар үрчүе урманнарны кыра. Хәзерге вакытта Җир йөзендә урманнар биләгән гомуми мәйдан – 38 млн. кв.м (бу коры җирнең өчтән бере тирәсе), шуның 13 проценты махсус саклаулыкта санала. Һәр секунд Җир 1,5 гектардан артык мәйдан урманын югалта. Экспертлар исәпләгәнчә, соңгы 10 мең елда кеше Җир шарының 26 млн. кв.м мәйданда яшел үпкәсен юк иткән...

Аерым алганда, Татарстан Республикасы 6 млн. 800 мең гектар чамасы мәйдан били, шуның нибары 1 млн. 271 мең гектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы – урманнар (XVIII гасыр башында Казан губернасы биләмәләренең 50 процентын урманнар биләгән булган). Аларның 16 проценты – ылыслы, 59 проценты – яфраклы агачлардан торган катнаш урманнар. Ылыслы урманда чыршы һәм нарат агачлары, мүк, абага, нарат җиләге, кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек – үләннәре үсә. Яфраклы урманда каен, юкә, өрәнге, имән, миләш агачлары, читләвек, кура җиләге, гөлҗимеш, балан куаклары, энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot