news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Халыкара театр көне билгеләп үтелә

Бөтендөнья театр көне 1961 елда - Халыкара театр институтының IX конгрессында гамәлгә куелган.

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Бүген, 27 мартта, Бөтендөнья театр көне (World Theatre Day) билгеләп үтелә.
Бөтендөнья театр көне 1961 елда - Халыкара театр институтының IX конгрессында гамәлгә куелган. Ул һәр елны 27 мартта театраль җәмгыятьләр тарафыннан бәйрәм ителә.

Халыкара театр көне гадәттә “Үзара аңлашу һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту чарасы буларак театр” дигән бердәм баш астында уздырыла, диелә Calendar.ru Истәлекле көннәр календаре сайтында.

Бүген Халыкара театр көне уңаеннан Казанда театр хезмәтчәннәренә иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган һөнәри премия тапшырылачак. "Тантана" премиясе Г.Камал театры сәхнәсеннән тантаналы шартларда бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot