news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген – Халыкара театр көне

ТР Премьер–министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте

(Казан, 27 март, “Татар–информ”). Бүген – Халыкара театр көне. Әлеге уңайдан ТР Премьер–министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле сәхнә осталары һәм театр сәнгатен сөючеләр!
Сезне Халыкара театр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Казан элек–электән Россиянең театр тормышында аерым урын биләде. Казан сәхнәсендә Россия театр сәнгатенең күп кенә корифейлары балкыды, исемнәре безнең мәдәниятнең символына әверелгән Василий Качалов, Федор Шаляпин кебек актерлар үзләренең иҗат юлын нәкъ менә Казанда башлады.
XX гасыр башында барлыкка килгән милли татар театры драматургия, актерлык сәнгате үсешенә зур импульс бирде, татар мәдәнияте тарихында яңа сәхифә ачты. Г.Камал, Г.Кариев, И.Кудашев–Ашказарский, С.Гыйззәтуллина–Волжская исемнәре замандашлары өчен яшь, прогрессив милли сәнгатьнең символларына әверелде. Театр безнең көннәрдә дә үзенең югары әхлакый бурычына тугры калып, туган телне саклый һәм үстерә. Заманча милли драматургия үсешендә, яшь авторлар, режиссерлар һәм актерларга ярдәм итүдә республикада ел саен үткәрелеп килүче “Яңа татар пьесасы” конкурсының роле зур.
Без театрларыбыз бүгенге көндә дә Россия Федерациясенең театр сәнгате хәзинәсенә сизелерлек өлеш керә дип зур горурлык белән әйтә алабыз. Татарстан театрларында куелган спектакльләрне республикадан читтә дә яратып кабул итәләр. Театрларыбызның “Алтын битлек”, “Рус сезоннары” һәм башка Бөтенроссия, Халыкара фестивальләрдә уңышлы катнашып килүе моны ачык раслый. Казанда узучы зур Халыкара театр фестивальләре бүгенге көн Россия мәдәниятенең әһәмиятле күренеше генә булып калмады, ә шәһәребезне Россиянең театр башкалаларының берсенә әверелдерде.
Бүген үзешчән коллективлар да профессиональ театрлар белән бергә югары тәрбия һәм сәнгати миссия үти. Республикадагы 105 халык театрының иҗади эшчәнлеге – театрның чын мәгънәсендә халык сәнгате икәнлегенә ачык дәлил.
Хөрмәтле сәхнә осталары, режиссерлар, драматурглар, рәссамнар, композиторлар, артистлар, театр хезмәткәрләре! Сезнең һәркайсыгыз Театр дип аталган гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертә!
Сезгә сәламәтлек, иң кыю иҗат планнарыгызның тормышка ашуын, тамашачылар мәхәббәтен теләп калам”, – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100