news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Халыкара таможня хезмәткәрләре көне

Бүген Халыкара таможня хезмәткәрләре көне

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген бөтен дөньяда Халыкара таможня хезмәткәре көне билгеләп үтелә. 1953 елның 26 гыйнварында Брюссельда Таможня хезмәттәшлеге советының оештыру сессиясе (хәзер ул -Бөтендөнья таможня оешмасы) узды. Татарстан таможнячылары арасында әлеге бәйрәм билгеләп үтелми, алар Россия таможнячысы көнен үз итә. Шулай да бүгенге дата йомгак ясау өчен бер сәбәп.

Республикабызга килгәндә, Татарстан таможня органнары хезмәткәрләре 19 ел эшләү дәверендә план күрсәткечләрен төгәл һәм еш кына арттырып үтәгән. 2004 елның төп нәтиҗәләре чыгарылмаса да, бүген алар тарафыннан йөкләмәләрнең 103 процентка үтәлүе билгеле. Ел эчендә контрабанда фактлары һәм таможня пошлинасын түләмәү буенча 25 җинаять эше, административ хокук бозулар турында 730 эш кузгатылган. Хокук бозуларның төп предметы булып чит ил машиналары тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot