news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Халыкара светофор көне билгеләп үтелә

1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорларның иң беренче моделе уйлап табылган.

(Казан, 5 август, "Татар-информ"). Бүген, 5 августта, Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. 1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорларның иң беренче моделе уйлап табылган. Ул кызыл һәм яшел төсле яктырткычлардан торган. Утын сүндереп яндырган вакытта сигнал биргән.

Хәзергеләренә охшаш өч төстәге светофорлар 1920 елда Американың Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә барлыкка килгән. Аны британияле Джей Найт уйлап тапкан. Тора-бара мондый җайланмалар Американың башка шәһәрләрендә һәм Европада кулланыла башлаган.

Россиядә светофор 1930 елның гыйнварында гына – Ленинград шәһәренең Невский һәм Литейный проспектлары чатында барлыкка килгән.

2010 елда Пермьдә – Халыкара светофор көне уңаеннан, әлеге җайланмага һәйкәл куелган.
Светофорга һәйкәлләр шулай ук Мәскәү, Пенза, Новосибирск шәһәрләрендә дә бар.

Россиядә Халыкара светофор көнен гадәттә ЮХИДИ-ГИБДД хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары һәм җәмәгать оешмалары активистлары билгеләп үтә.

Иң беренче чиратта, әлеге бәйрәм уңаеннан бигрәк тә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклек турында искәртү мөһим. Хәтта бер кечкенә генә ялгыш өчен кайчак гомер белән түләнгәнен истән чыгармаска кирәк, диелә Calend.ру сайты хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot