news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген – Халыкара шахмат көне

Бөтендөнья шахмат федерациясе – ФИДЕ карары нигезендә 1966 нчы елдан башлап, Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). 20 нче июльдә ел саен бөтен дөньяда, Бөтендөнья шахмат федерациясе – ФИДЕ карары нигезендә 1966 нчы елдан башлап, Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.
Шахматлар өстәл уены итеп санала, аны 64 шакмаклы тактада ике партнер уйный. Көндәшенең короленә мат куйган уенчы җиңүче була.
Уен исеме фарсы теленнән чыккан: шах мат – хаким үлде.
Шахматның туган иле булып Һиндстан санала, биредә безнең эраның беренче гасырларында шахмат уенын башлап җибәрүче яшәгән. Бу хакта риваять тә яши. Ә галимнәр археологик казылмаларга таянып, тактада фишкалар күчерү белән бәйле уенның безнең эрага кадәр III-IV гасырларда ук булуы турында нәтиҗә ясый.
Шахматлар популярлыгына китап нәшер итү дә йогынты ясаган. XV гасыр азагында беренче шахмат трактатлары чыккан, иң көчле шахматчылар арасында ярышлар оештырыла башлаган. Мондый беренче турнир испан һәм итальян шахматчылары арасында Мадридта 1575 нче елда оештырылган.
XVI-XVII гасырларда төрле шахмат мәктәпләре барлыкка килә башлый, XVIII гасырда шахмат тормышы үзәге булып Франция санала. XIX гасырда шахмат уены үсешенә ул вакытта дөньяның иң оста уенчысы американлы Пол Морфи һәм беренче рус мастеры Александр Петров зур өлеш кертә.
Күпчелек галимнәр фикеренчә, Русь та шахматлар якынча 820 нче елда булган, аны хәзәрләр алып килгән дип исәпләнә, әмма бу “шахмат” Урта Азия исеме астында гарәп шантранджы була. Шул рәвешле, рус телендә шахмат сүзе туа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100