news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген – Халыкара наркотик матдәләр куллануга каршы көрәш көне
Әлеге уңайдан ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте
Скопировать ссылку
(Казан, 26 июнь, “Татар–информ”). Бүген – Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
“26 июнь – Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Ул 1987 елда барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итү максатыннан БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителә.
Наркотиклар таратуга Халыкара дәрәҗәдә каршылык күрсәтү төрле илләр арасындагы күпкырлы хезмәттәшлекнең формаларыннан берсе санала һәм наркотикларны контрольдә тотуда уртак механизмнарны камилләштерүне күздә тота. Соңгы елларда нәтиҗәле үзара бәйләнеш аркасында дөньяда наркотиклар базарының тотрыклы тенденциясе күзәтелде. Әмма соңгы елларда әфьюн мәген күпләп үстерү наркоманиянең колачы киңәюгә китерергә мөмкин.
Россия дә наркоагрессиянең җитди басымын тоя. Наркотиклар базарын монополияләштерү, наркобизнесның оешкан формаларының ныгуы һәм үсеше, Халыкара җинаятьчел төркемнәрнең Россиядә урнашырга омтылуына бәйле процесслар сизелерлек активлашты.
Татарстан дөнья илләре һәм гражданнар берләшмәләренең әлеге проблеманы җиңеп чыгу омтылышын хуплый, наркотикларга каршы дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм үстерү буенча эзлекле чаралар күрә.
Соңгы елларда республикада наркоманиягә каршы көрәш һәм профилактика өлкәсендә министрлык һәм ведомстволарның үзара ярдәм итешү системасы, наркотикларга бәйле кешеләргә медицина–социаль ярдәм күрсәтүне оештыру өчен тиешле инфраструктура булдырылды.
Бүгенге көндә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү өчен наркоманиягә каршы көрәштә яңа алымнар кирәк. Төп көчләрне, барыннан да элек, наркотиклар җитештерү һәм тарату эшчәнлегенә чик куюга юнәлдерү зарур.
Яшьләрнең актив ялын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, волонтерлык хәрәкәтен, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен оешмалар челтәрен үстерүгә юнәлдерелгән кисәтү эше наркоагрессиягә каршы торуда зур әһәмияткә ия. Бу эшкә Хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны, шулай ук сәяси, мәдәни, дини һәм эшлекле даирә вәкилләрен активрак җәлеп итәргә кирәк”, – диелә мөрәҗәгатьтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2