news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Бүген – Халыкара музейлар көне

^Бүген – Халыкара музейлар көне

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Бүген дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара музейлар көнен билгеләп уза. Әлеге мәдәният өлкәсендәге истәлекле көн белән Татарстан халкын ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева котлады.

Кадерле татарстанлылар!

18 май көнне дөнья Халыкара музейлар көнен билгеләп уза.

Әлеге бәйрәм 1977 елда Халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Шул көннән алып 18 май – безнең планетаның һәрбер почмагындагы барлык музей һәм аңа килүчеләр өчен истәлекле көн. Зур һәм кечкенә музейлар бу көнне “ачык ишекләр көне”, экскурсияләр, күргәзмәләр, концертлар оештырып” тантаналы рәвештә уздыра.

Безнең республикада 100ләп музей һәм 6 музей-тыюлык эшли. Бары Казанның 1000 еллыгы вакытында гына да аларда миллион ярым тирәсе кеше булган.

Миллениум алдыннан Кремльдә урнашкан “Хәзинә” музей комплексында Россиядә беренче Эрмитаж үзәге ачылды, бу Эрмитаж һәм Татарстан Милли музее хезмәттәшлеге үсешендә яңа этап булды. Татарстан сынлы сәнгать музее филиалы – Милли сәнгать галереясе ачылу да елның төп мәдәни вакыйгаларының берсе булды. Россия Дәүләт премиясенә лаек булган “Россиянең алтын картасы” федераль күргәзмә проекты кысаларында, Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендә белгечләр һәм сәнгать сөючеләрдә зур кызыксыну уяткан алмаш күргәзмәләр узды. Җиңүнең 60 еллыгына яңа Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы ачылды. Милли музейда реконструкция эшләренең икенче чираты тәмамланды һәм аның яңартылган залларында зур популярлык казанган, 1800 экспонат тәкъдим ителгән 17 күргәзмәне үз эченә алган “Казанның 1000 еллыгына – музей раритетлары” экспозициясе ачылды. Алабугада -Татарстанның иң яхшы музей-тыюлыгында Марина Цветаевага Истәлек йорты һәм Көмеш гасыр китапханәсе эшли башлады. Актаныш, Буа, Лениногорски музейларында яңа экспозицияләр булдырылды.

Агымдагы Әдәбият һәм сәнгать елында, Татарстан музейлары Татарстанда яшәүчеләрне һәм кунакларны безнең атаклы мәдәният осталары мирасы белән таныштыру өчен күп көч куя. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягы – Арчада аның тууына 120 ел тулуга реставрациядән соң Г.Тукай музей комплексы ачылды. Советлар Союзы герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 100 еллыгына Казан һәм Минзәләдә аңа багышланган музейларда яңа экспозицияләр эшләнде.

Вакыт музей хезмәткәрләреннән үз эшләренә яңа, иҗади алымнар таләп итә. Музей экспозицияләренең яңа телен эзләү зарур. Заманча музейларга чын мәгънәдә интерактив булыр өчен, мәгълүмати технологияләрне актив кулланырга кирәк. Музей экспозициясе, бирегә килүчеләр аны карап кына калмыйча, вакыт һәм мәдәният чолганышына бирелеп, аңарда катнаша алырлык итеп төзелергә тиеш. Дөнья күренешенә әверелгән мәдәни туризм безнең музейлар үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудыра, алар аның үсеше “нокталары” була ала һәм шулай булырга кирәк тә.

Музей һәм тыюлык хезмәткәрләрен сезнең һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезнең куллар белән, сезнең иҗади энергия белән безне мәдәният байлыклары тупланган музейлар булдырылган. Шулай ук күп санлы тарихи әйберләрне сөючеләрне дә котлыйм, алар хезмәтеннән башка күп музей экспозицияләрен тулыландыру мөмкин булмас иде. Сезнең барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек, бетмәс иҗат дәрте, республиканың мәдәни тормышындагы вакыйгаларга әвереләчәк яңа экспозиция һәм күргәзмәләр оештыру телим.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100