news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

Татарстан Премьер-министры татарстанлыларны коррупция күренешләренә каршы актив көрәшергә чакырды.

(Казан, 9 декабрь, ”Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

“Хөрмәтле Татарстан халкы! Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне итеп игълан ителгән”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.

“Коррупция – хезмәт вазыйфаларын җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен читкә куеп, шәхси файда алу максатыннан куллану. Әлеге күренеш хакимият һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләргә, икътисад торышына, республика көндәшлегенә тискәре йогынты ясый һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең барлык өлкәләренә кагыла”, -дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.

Илдар Халиков: “Коррупциягә каршы көрәштә дәүләтнең һәм гражданнарның да кискен һәм системалы карашы кирәк. Әлеге максатларны күздә тотып Татарстанда 2006 елдан коррупциягә каршы республика программалары гамәлгә ашырыла. Коррупцион хокук бозуларны кисәтүдә Коррупциягә каршы тору советы эшчәнлеге нәтиҗәле булды. Аның утырышларында коррупция куркынычы белән бәйле иң кискен сораулар карала, коррупциягә каршы тору өлкәсендә республика стратегиясен гамәлгә ашыру белән бәйле тәкъдимнәр әзерләнә. Коррупциягә каршы көрәштә хокук саклау органнары җитди өлеш кертә. Аларның эше бу өлкәдә җинаятьләрне ачуга һәм тикшерүгә юнәлтелгән”.

“Татарстан бүген – инвестицияләрне җәлеп итүгә, сәнәгатьне яңартуга, инновацион мөмкинлекләрне үстерүгә юнәлтелгән динамик үсештәге төбәк. Ләкин икътисадтагы барлык безнең казанышлар коррупциягә кискен каршы тормыйча була алмый. Республиканың алдагы уңышлары һәр гражданинның килешмәүчән һәм нык позициянә бәйле дип ышанам”, - дип төгәлләнә Татарстан Хөкүмәте башлыгының мөрәҗәгате.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100