news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Бүген – Халыкара концентрацион лагерьлардан тоткыннарны азат итү көне

^Бүген – Халыкара концентрацион лагерьлардан тоткыннарны азат итү көне

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). 11 апрель БМО тарафыннан Халыкара концентрацион лагерьлардан тоткыннарны азат итү көне дип игълан ителгән.

1945 елда бу көнне «Бухенвальд» концлагерында тоткыннар баш күтәргән булган.

Бөек Ватан сугышының бер фаҗигасе – элеккеге фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары фаҗигасе. 1907 елгы сугышучы якларның балаларга мөнәсәбәте турында Гаага конвенциясе нигезләмәләрен бозып, аларның тормышы, сәламәтлеге, хезмәте концлагерьларда, хәрби заводларда, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кулланылган. Балалар тотаклар, донорлар, җинаятьчел медицина тәҗрибәләре өчен биологик чимал булган. Бу фаҗига, беренче чиратта, хәрби хәрәкәтләр зонасына эләккән һәм фашист гаскәрләре тарафыннан басып алынган Белоруссия, Молдовия, Украина, Россия, Балтыйк буе илләре балаларына кагылган. Миллионнан артык бала һәм үсмер концлагерьларга һәм коллыкка җибәрелгән.

“Татар-информ” агентлыгына ТР Социаль яклау министрлыгының халык белән эшләү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 400ләп тирәсе элеккеге балигъ булмаган тоткын яши. Татарстан Республикасының элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары - Инвалидлар иҗтимагый оешмасы сугыш вакытында нацистларның үлем фабрикаларында чәнечкеле тимер чыбык артында җәфа чигүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклый, бигрәк тә ялгыз, авыру гражданнарга мораль һәм психологик ярдәм күрсәтә.

Элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары - Республика Инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Рәхилә Габдуллина РФ Президентының 2004 елның 11 февраль Указы белән ирешкән хезмәт казанышлары һәм күпьеллык эшчәнлеге өчен югары дәүләт бүләге – Дуслык орденына лаек булган.

ТР Социаль яклау министрлыгы Элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары - республика Инвалидлар иҗтимагый оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Министрлык приказы белән, иҗтимагый оешмалар белән социаль партнерлыкны үстерү максатларында, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен махсус бүлеп бирелгән кабинетларда кабул итү тәртибе расланган. Атна саен дүшәмбе көнне Элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары - Республика Инвалидлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары үзләренең киңәшмәсенә җыела, гражданнарны кабул итүне тормышка ашыра. Ел саен ТР Социаль яклау министрлыгы элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары – инвалидларга акчалата ярдәм күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100