news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә

Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана.

Бүген Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә
Михаил Захаров

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). 14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә.  Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне. Бу хакта Истәлекле көннәр календаре -  Calend.ru хәбәр итә.

2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.

Китап бүләк итү көне - дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Дөресрәге - халык вәкиле - америкалы Эмми Бродмур. Без аны АКШта балалар китабының тәүге сайтын ачучы буларак ишетеп беләбез.

Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана.

Яхшы китаплар әле яратып укыла, һәм бәйрәм халыкара күләмдә уздырыла, диелә сайт хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100