news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Халыкара Җир көне билгеләп үтелә

Әлеге истәлекле көнгә 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә нигез салына.

Бүген Халыкара Җир көне билгеләп үтелә
http://eco.tatarstan.ru

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Һәр елны 22 апрельдә Халыкара Җир-Ана көне (International Mother Earth Day) билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә нигез салына, һәм ул 2010 елдан башлап, 22 апрель көнне билгеләп үтелә башлый. Бу хакта Calendar.ru сайты хәбәр итә.

Җир көнен 22 апрельдә билгеләп үтү традициясе АКШта 1970 башланган, 1990 елдан ул халыкара акциягә әйләнгән.

Россиядә бу көн 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Шул ук вакытта ул һәр елны билгеле бер темага багышлана. Һәр елны галимнәр, төрле илләрдән түгәрәк өстәлгә җыелып, глобаль экологик проблемалар буенча фикер алышалар, күптөрле чаралар һәм акцияләр уздырыла. Болар - конференция, күргәзмә, өмәләр булырга мөмкин. Эре шәһәрләрдә автомобиль хәрәкәтен туктатып торырга мөмкиннәр, шул ук вакытта Җир көне мәйданнарны җыештырып, агач утырту көне итеп тә уздырыла.

Россиядә Халыкара Җир-Ана көне иҗтимагый оешмалар көне санала. Бәйрәмнең төп максаты җәмәгатьчелеккә экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатудан гыйбарәт. 

Бәйрәмнең символы булып Дөнья кыңгыравы тора. Ул халыклар дуслыгын, муллыгын һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Кыңгырау планетаның гүзәллегенә һәм аны якларга кирәклегенә игътибар юнәлтергә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100