news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген - Халыкара инвалидлар көне

Әлеге көнне үткәрү инвалидлар проблемаларына игътибар юнәлтү, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иминлеген яклауга багышланган

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы Инвалидлар унъеллыгы азагында 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Аталган унъеллык, инвалидларның хәлен яхшырту һәм алар өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итү максатларында, чаралар кабул итү һәм хәбәрдарлыкны арттыру чоры булган. Соңрак БМО Генераль Ассамблеясы БМО әгъза-илләрен Инвалидлар көне уңаеннан чаралар үткәрергә чакыра.

Халыкара инвалидлар көне үткәрү аларның проблемаларына игътибар юнәлтү, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иминлеген яклауга, җәмгыятьнең игътибарын ул инвалидларның сәяси, социаль, икътисади һәм мәдәни тормышта катнашуыннан алган өстенлекләргә юнәлдерүгә багышланган. Бу көн игълан итүнең максатлары - кеше хокуларын тулысынча һәм тигез үтәү, инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы. Әлеге максатлар Генераль Ассамблея 1982 елда кабул иткән инвалидларга карата Бөтендөнья гамәлләре программасында күрсәтелгән.

Искәртеп узабыз: Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне ел саен 5 майда билгеләп үтелә.

Calend.ru материаллары буенча.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100