news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә

Бүгенге датаның максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау белән бәйле проблемаларга җәлеп итү.

Бүген Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). 5 майда Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата тарихы 1992 елдан башлана. Бу хакта Calendar.ru Истәлекле көннәр сайты хәбәр итә.

1992 елның 5 маенда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Европаның 17 илендә бер үк вакытта инвалидларның хокуклары үтәлү, шулай ук физик, психик яки сенсор яктан чикләнгән кешеләр дискриминациясенә каршы көрәш көне үткәрделәр. Шул вакыттан башлап 5 майда мондый чаралар үткәрү гадәткә керде.

Бүгенге датаның максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау белән бәйле проблемаларга җәлеп итү, чөнки икътисадый үсеш алган илләрдә дә аларның эшкә урнашу, белем алу һәм инфраструктура хокуклары еш кына үтәлми.

  • 2006 елның 13 декабрендә Нью-Йоркта БМО тарафыннан  Инвалидлар хокуклары турындагы Конвенция кул кую өчен ачык дип белдерелде. Әлеге документ - XXI гасырда кеше хокукларын яклау өлкәсендә бөтен яклы килешүләрнең берсе.

Россия Конвенцияне 2008 елда имзалады, 2012 елның 3 маенда Россия Президенты Дмитрий Медведев аны ратификацияләү турында федераль закон имзалады. Бу безнең илдә инвалидларны тәэмин итү, яклау һәм социаль һәм икътисадый хокукларын үстерүнең өстәмә гарантияләрен булдырды.

  • Инвалидларга кагылышы булган тагын бер мөһим дата - Халыкара инвалидалар көне ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100