Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә
“Татар-информ” шул уңайдан сораштыру үткәрде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген бөтен дөньяда Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Татар-информ” МА сораштыру үткәрде.
Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров бизнеста дуслык була алмый дигән сүзләр белән килешми. Аның фикеренчә, иң мөһиме – нәфесеңне тыя белү. Юкса, дус та, туган да көндәшкә әверелергә мөмкин.
Камияр Байтимеров сүзләренчә, дуслык аның тормышында зур урын алып тора. Дусларының күпчелеге – фермерлар. Сыйныфташлары белән дә элемтәне өзми икән. “Мәктәпне 1969 елда тәмамласак та, сыйныфташларым белән әле бүген дә аралашып, дус булып яшибез. Очрашып торырга тырышабыз”, – диде ул.
Танылган телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуров дусларының күп булуы турында әйтте. “Күптәнге һәм яңа дуслар була. Күптәнгеләре белән мин студент елларыннан ук дус. Бергә очрашсак, уртак хатирәләрне, күңелле мизгелләрне барлап, сөйләшеп туя алмыйбыз. Бу очрашулардан соң күңел бушап китә, рәхәтләнеп кала”, – дип билгеләп үтте ул.
Шагыйрә Халисә Ширмән исә дуслар күп булмый дип саный. Аның фикеренчә, бер-ике кеше генә чын дус булырга мөмкин, калганнары – иптәшләр, туганнар, хезмәттәшләр... Шагыйрә ир белән хатын арасында дуслык була алуына ышанмый. Мөнәсәбәтләр дуслыкка корылса, хисләр суына башлый дип саный ул.
“Дус – ул психолог та, киңәшче дә, ярдәмче дә, вакытны бергә күңелле һәм файдалы уздырырга булышучы да. Тормышымда андый кешем бар, Аллага шөкер”, – диде Халисә Ширмән.
Журналист Рөстәм Исхаков та дуслар санаулы булырга тиеш дигән фикер белән килешә. “Эч серләреңне сөйләрлек ышанычлы кешеләр күп дигәндә 3-4 булырга мөмкин. Минем өчен шундый якын кешем – тормыш иптәшем. Иҗатташ дусларым да юк түгел”, – дип сөйләде ул. Журналистикада фикер төрлелеге – объективлык нигезе. Бу тормышта да шулай. 2-3 чын дустың булып, шулар белән киңәшләшеп, нәтиҗә ясасаң, эшең күпкә уңышлырак була, ди Рөстәм Исхаков. Аның фикеренчә, дуслыкка ирешү өчен ихласлык кирәк. Ә бу сыйфат кешеләрнең тәрбиясеннән килә, аңа нигез балачакта ук салына.
Дуслары “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова тормышында да зур урын алып тора. Тумышы белән Яр Чаллы кызы Айгөл: “Казанда яшәгәнлектән, хәзер, туганнарыма караганда, дусларым белән күбрәк аралашам. Мин төн уртасында шалтыратып ярдәм сорый ала торган кешеләр ул. Алар арасында лицейда, университетта бергә укыганнары да, “Сәләт” оешмасында танышып дуслашып киткәннәре дә бар”, – дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, чын дус – гадел, сине сүзсез дә аңлый, кайгыңны да, шатлыгыңны да уртаклаша белгән кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз