news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Халыкара бию көне билгеләп үтелә

Әлеге бәйрәм 1982 елдан ЮНЕСКО Халыкара бию берлеге тарафыннан гамәлгә куелган.

Бүген Халыкара бию көне билгеләп үтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Һәр елны 29 апрельдә дөнья күләмендә Халыкара бию көне (International Dance Day) билгеләп үтә. Әлеге бәйрәмне 1982 елдан ЮНЕСКО Халыкара бию берлеге (International Dance Council, CID) гамәлгә куя. Ул  “заманча балет атасы” - француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерра (Jean-Georges Noverre) туган көнендә билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм барлык бию стильләренә багышлана.

Бәйрәмнең төп идеясе – биюнең барлык юнәлешләрен бердәм сәнгать формасы итеп берләштерү. Ә Бию көне кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына бердәм бию теле аша берләштерү булып тора, диелә Calendar.ru сайты хәбәрендә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot