news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Хәрби-диңгез флоты көне

Бүген Хәрби-диңгез флоты көне

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Бүген илебез Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан Россия Федерациясе Кораллы көчләре Хәрби-диңгез флоты моряклары һәм хәрби хезмәте ветераннарына Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов мөрәҗәгать итте.

“Хәрби-диңгез флоты көне – чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. Ул үз Туган илен яраткан, аның героик үткәне белән горурланган һәм бөек киләчәгенә ышанган һәркемгә кадерле. Хәрби флот һәрчак көчле Россия дәүләте символы, аның оборона куәте нигезе булды.

Хәрби-диңгез флотында хезмәт итү һәрчак беренче чакыру белән Туган илне якларга җан атып торган батыр һәм кыю кешеләр өлеше булды. Россиялеләр һәрвакыт хәрби моряклар белән горурланды. Алар тарафыннан ил тарихына күркәм сәхифәләр язылган.

Моряклар һәрвакыт Ватанга тугыр хезмәт итү үрнәге булды. Бүген без флотта хәрби әзерлекнең яңаруы, дәүләт һәм Кораллы Көчләрнең югары җитәкчелеге тарафыннан аның ихтыяҗларына игътибар арту турында горурланып сөйлибез. Хәрби традицияләргә турылыклы Россия хәрби-диңгез флоты үз хәрби куәтен арттыра.

Бу истәлекле көндә барлык морякларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Ватанга хезмәт итүдә яңа уңышлар телим.

Горур Андреев флагы астында диңгез һәм океаннар буенча хәерле юллар сезгә!” – диелә Татарстан беренче вице-премьеры котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot