news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Х Халыкара мөселман киносы фестивале тәмамлана

Кинофорум ябылу тантанасы “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында була

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале дәвам итә.

Бүген көндезге 12 дә ТР Мәдәният министрлыгында жюри әгъзалары -Хоҗаколи Нарлиев (жюри рәисе, Төркмәнстан), Исхан Кабил (Төркия), Хонг Санг Ву (Көньяк Корея), Тофик Измайлов (Әзербәйҗан), Мансур Гыйләҗев (Россия, Татарстан) катнашында матбугат конференциясе узачак.

Көндезге 2 дә исә «Киномакс-Тандем» кинотеатрында режиссер һәм сценарийлар авторы Егор Кончаловский белән очрашу планлаштырыла. Ул журналистлар сорауларына җавап бирә һәм «Астана – любовь моя» (реж.Е.Шинарбаев) фильмын тәкъдим итәчәк. Бу фильм “Мәдәниятләр диалогында “ТӨРКСОЙ” программасының “Казакъстан манзарасы” секциясен төгәлли.

Искәртеп үтәбез: бүген фестивальнең соңгы көне. Кичке 6 да кунаклар “кызыл келәм” буйлап узачак. Ә фестиваленең ябылу тантанасы исә кичке 7 гә планлаштырылган. Ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгенә узар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100