Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Әгерҗедә беренче көзге ярминкә узды
Ярминкәдә быелгы балның өч литрын – 1500, узган елгысын 1200-1300 сумнан алырга була иде.
(Әгерҗе, 16 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданында шәһәр халкы өчен беренче көзге ярминкә гөрләде. Авыл халкы, чын мәгънәсендә, кала халкын сыйлый. Ерак араларны якын итеп килгән авыл кешесе иртәнге сәгать җидедән үк сәүдә эшен җәелдереп җибәргән иде, дип яза җирле басма.
Халыкның да ярминкәгә сусаганы сизелә. Һәркайда – озын чират. Кемдер ит ала, кемгәдер яшелчә кирәк, әле бал алырга өлгермәгәннәр дә күп икән. Ашлык-печән дә сораучылар бар, сөт ризыклары да алалар. Иң озын чиратларның берсе, әлбәттә, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең Уразай басуларында үскән бәрәңгегә иде. Су буе халык җыелган биредә. КамАЗ машинасы күзгә күренеп кими. Берьюлы алты-җиде капчык бәрәңге алучылар да бар. Әнә, Анна Петрова “шәхси хуҗалыклар ун литрлы чиләкне 200 сум белән саталар, ә монда килосы тугыз сум“, дип сөенә-сөенә бәрәңге ала.
–Без – пенсионерлар, елның-елында Уразайда үскән бәрәңгене алабыз. Бик тәмле бәрәңгеләре, черми дә, бозылмый да, – ди Анна ханым.
Бу юлы ул алты капчык бәрәңге алган.
–Ярминкәдән баеп кайтам. Карагыз әле, 250шәр сумнан сыер һәм дуңгыз итләре, килосын 220 сумнан бройлер алдым. Ике-өч баш кәбестә дә әле озакка җитәр. Авыл кешесенә рәхмәт безне кайгыртканы өчен, – диде ул.
Быел күпләр, чынлап та, бәрәңге уңышы белән мактана алмады шул. Лаеклы ялдагы Нәсимә апа Әбдрәшитова да, әнә, гомергә мондый хәлнең булганы юк иде, ди.
–Кыш буена җитәрлек булмаса да, Яңа елга кадәр үзем үстергән бәрәңгене ашый идем. Быел сынатты икенче икмәк, бик вак булды. Шуңа күрә сатып алырга туры килә инде. Бу юлы Уразайныкын, икенчесендә Сарсак-Омгадан Кудрявцевларныкын алам, – диде ул чиратта торганда.
Ит белән сәүдә итүче эшмәкәрләр дә халыкка хезмәт күрсәтеп өлгерә алмыйлар. Сыер итен – 280-290 сумнан, дуңгызныкын 250 сумнан саттылар. Яңа Бәзәкәдән фермерлар Раушан Хикмәтуллин, Дилүс Ямалиев та иртәнге сәгатьләрдә үк ашлык тәкъдим итәләр иде.
–Арпа, бодайны – алты-җиде, солыны алты сум белән сатабыз. Өлкәннәргә, транспорты булмаганнарга өйләренә дә илтәбез, – диде Раушан.
–Без Хезмәт урамыннан ук килдек. Кәҗә, тавыкларыбыз бар. Икебезгә 20 капчыкка якын ашлык алабыз. Раушан “абзыйлар, кайгырып тормагыз, кайтканда кертеп бирәм“, дигәч, күңел үсеп китте. Әле икенче атнага рулонын700 сум белән печән дә алып килергә вәгъдә бирде, – диделәр туганнар Рәмзим һәм Хәйдәр Ахуновлар.
Кырындыдан күпләп кош-корт тотучы Солтановлар да килосын 220 сумнан бройлерлар, 350 сумнан үрдәкләр, 450 сумнан бытбылдыклар саталар иде. Бытбылдык, тавык йомыркалары да тәкъдим иттеләр.
Әгерҗедә яшәүче Вәсимә–Рәмзи бакчадагы уңышлары – сарымсак, кишер-чөгендер, кыяр-помидор белән сәүдә итәргә чыкканнар.
Тирсәдән Хавиз–Венера Хәбибуллиннар машинасында да, чын мәгънәсендә, хәзинә иде. Салам да бар, пиннек тә әзерләгәннәр, тозлаган кәбестә, гөмбә, сөт ризыклары, хәтта җир җиләге кайнатмасы да тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә быелгы балның өч литрын – 1500, узган елгысын 1200-1300 сумнан алырга була иде. Ә менә район кулланучылар җәмгыяте 35 сумнан карабодай ярмасы, яшелчә, җиләк-җимеш сатты. Сатып алучыларга кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары тәкъдим итте.
Әнә шулай, Әгерҗедә ярминкә гөрләде бүген. Икенче атнага әгерҗелеләр Чаллыда узачак ярминкәдә катнашачаклар. 30 сентябрьдә үзәк мәйданда Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкәнең икенчесе узачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз