news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Гарәфә көне

Мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне – көннәрнең иң кадерлесе санала.

(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Бүген мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне – Гарәфә көне, көннәрнең иң кадерлесе. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәет хәбәр итте.

"Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: "Гарәфә көнендә [Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә] тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була"

Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100