news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Гүзәл Яхина белән Шамил Идиатуллин туры эфирда очраша

Шамил Идиатуллин журналист буларак «Зөләйха күзләрен ача» романы авторыннан интервью алачак.

Бүген Гүзәл Яхина белән Шамил Идиатуллин туры эфирда очраша

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген рус телендә язучы ике татар чыгышлы язучы туры эфирда очраша. Шамил Идиатуллин журналист сыйфатында «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхинадан интервью алачак. Бу хакта Шамил Идиатуллин үз аккаунтында хәбәр итә.

Туры эфирның рәсми анонсында Татарстанның бу әсәргә кискен реакциясе сәбәпләре анализланачагы әйтелгән.

Сериал чыккан көннәрдә Шамил Идиатуллин әлеге әсәрне укымаган булуын әйткән иде. «Фильмны карамадым. Караучыларны читтән торып кына сәламлим», дигән иде ул.

Казанда туып үскән Гүзәл Яхина да, Чаллыда туып үскән Шамил Идиатуллин да «Большая книга» әдәби премия лауреатлары. Шамил Идиатуллин быел да премиянең зур исемлегенә керде.

Кичә Россия 1 каналында «Зөләйха күзләрен ача» сериалы тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot