Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин "КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте заводларында булды
Җитештерү цехларын карау барышында Фәрит Мөхәммәтшин завод эшчеләре белән дә аралашты
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты Президиумының күчмә утырышы кысаларында, көннең беренче яртысында “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте заводларында булды.
Предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы мэры Илдар Халиков һәм автозаводның топ-менеджерлары белән берлектә парламентарийлар Автомобиль заводында төп җыю конвейрын һәм кабиналар җыю цехын, “КамАЗ-Дизель” ачык акционерлык җәмгыятендә «Cummins» двигательләрен җыю конвейрын һәм детальләрне локализацияләү цехын карады. Кама прессалау-рама заводында депутатлар эшләтеп җибәрергә әзерләнгән, кабиналарны буяу линиясе белән танышты.
Нәкъ менә биредә, җитәкчелек инициативасы белән, “Сакчыл җитештерү” программасына старт бирелгән. Ул эшчеләрдән кергән рационализаторлык тәкъдимнәрен билгеләп үтү һәм аларны гамәлгә ашыруны күз алдында тота, дип хәбәр итә парламент матбугат хезмәте.
“Без складка эшләмибез, - дип ышандырды Сергей Когогин Фәрит Мөхәммәтшинны, предприятиенең хәзерге эш режимы турында сөйләп. – Машина һәм кабиналарны заказ булганда гына җыябыз. Кризис шартларында без өч айлык планлаштыру системасын керттек. Унбишенә кадәр заказлар кабул итәбез, аннан соң алдагы өч айга җитештерү планнары турындагы карарга кул куела”.
Җитештерү цехларын карау барышында Фәрит Мөхәммәтшин завод эшчеләре белән дә аралашты. Эшчеләр аннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар күтәрелүгә кагылышлы көн үзгендә торган сорауны бирде. Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар формалаштыру буенча индекслар-дефляторларның федераль җитәкчелек тарафыннан билгеләнүен, шуның нигезендә төбәкләрдә эш алып барылуын белдерде.
“Идел буе федераль округында без “алтын урталык”та торабыз. Ягъни безнең күрсәткечләр округның башка субъектларына караганда югарырак түгел, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Дәүләт Советы депутатлары бу мәсьәләләрне даими контрольдә тота. Республика Президенты инициативасы буенча төзелгән махсус эшче төркеме коммуналь өлкәдәге хәлләрнең торышына күзәтчелек итә”. Спикер хәбәр иткәнчә, республика парламентының киләсе утырышларының берсендә “Хөкүмәт сәгате” узачак, анда башкарма хакимият вәкилләре бу проблема буенча алып барылган эш турныда хисап тотачак.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук предприятиегә катлаулы кризис чорын үтәргә ярдәм иткән завод эшчеләренә түземле булулары һәм яхшы өмет белән яшәүләре өчен рәхмәт әйтте. “Хәзер мин, гамәлгә ашырылган чаралар аркасында, социаль киеренкелекне булдырмый калу мөмкин булды дип, ачыктан-ачык әйтә алам, - диде ул. – алга таба җиңелрәк булачак”. Сергей Когогин, үз чиратында: “Җитештерү күләмен арттыра барып, без акрынлап хезмәткә түләү фондын да үстерәбез”, - дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз