news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген елның иң яхшы спектакльләренә һәм артистларына “Тантана” театр премиясе тапшырыла

Тантананы “Татар-информ” онлайн трансляцияләячәк.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Тантана” театр премиясен бирү тантанасы була. Номинантлар 12 номинация буенча билгеләнгән.

“Тантана” театр премиясен бирү комиссиясе дүрт спектакльне театр дөньясында “Ел вакыйгасы” дип тәкъдим итә. Болар – М.Җәлили исемендәге опера һәм балет театрының “Пиковая дама” операсы, Камал театрының “Җилкәнсезләр”е, Чаллы Курчак театрының “Сак-сок” һәм Казан яшь тамашачы театрының “Их глубины... (Художник Винсент Ван Гог)” спектакльләре. Сүз уңаеннан, соңгы икесе - быел “Алтын битлек” театр премиясе номинанты.

Иң яхшы хатын-кыз роле номинациясендә Әлмәт театры артистлары Мәдинә Гайнуллина, Наилә Нәҗипова исемнәре бар, “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясенә Камал театры артисты Рамил Вәҗиев дәгъва итә. “Иң яхшы балалар спектакле” номинациясендә "Әкият" курчак театры куелышында Ркаил Зәйдулланың “Бүре җиләге” дә бар.

Җиңүчеләр бүген Г.Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

Башлана – 18.00 сәг.

Тантананы “Татар-информ” онлайн трансляцияләячәк.

Онлайн трансляция өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/50/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100