news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Бүген “Ел китабы” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү булды

^Бүген “Ел китабы” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү булды

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Татарстан Респуликасының Милли китапханәсендә Язучылар берлеге һәм “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы ярдәме белән уздырылучы “Ел китабы” дигән бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү һәм аларга дипломнар тапшыру булды. Бәйге 2004 елда нәшер ителгән һәм республика китапханәләреннән алып укылган китаплар арасында уздырылды. “Ел китабы” конкурсында республиканың мең алты йөздән артык китапханәсе катнашты.

Билгеле булганча, әлеге бәйге моннан унтугыз ел элек, 1987 елда ТР Милли китапханәсе һәм Укучылар җәмгыяте тарафыннан нигезләнеп үткәрелә башлый. Һәм бәйгенең төп максаты булып татар язучылары әсәрләрен Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләре арасында пропагандалау, укучыларның зәвыгын билгеләү, шулай ук ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләү.

Быелгы бәйгедә республиканың төрле нәшриятларында басылган 157 китап катнашты. Нәтиҗәләрне билгеләүдә ТР Милли китапханәсе, “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат агентылыгы, Татарстан Язучылар берлеге, язучыларның “Пен” үзәге һәм республика нәшриятлары әгъзалары катнашты.

“Ел китабы” бәйгесе проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм рус телендә чыккан матур әдәбият номинацияләрендә узды. Аларда исә түбәндәге әсәрләр җиңүче дип табылды. Чәчмә әсәрләр арасыннан беренче урынга Разил Вәлиевнең “Иске сәгать дөрес йөри” китапбы, икенче урынга Вахит Имамовның “Тозлы яра” лаек дип табылды, ә өченче урыннарны Мәдинә Маликованың “Югалган якутлар” һәм Мөсәгыйт Хәбибуллинның “Айбиби” китаплары бүлеште. Поэзия буенча беренче урынны Марсель Галиевның “Гомер бизмәне”, икенче урынны Равил Фәйзуллинның “Калейдоскоп” һәм өченче урынны Әдип Маликовның “Җуелмас хәтер” исемле шигырь җыентыклары алды. Балалар әдәбияты буенча беренче урынны Эльмира Шәрифуллинаның “Алтын балык”, икенче урынны Әхәт Мушинскийның “Әнәс – ананас һәм башкалар” һәм өченче урынга Роза Хафизованың “Актәпи” китаплары яулады.

Болардан тыш, Мәгъсүм Хуҗинның “Айның уты сүнгән....”, Нәҗибә Сафинаның “Камка һәм яфрак капка” китаплары да күп укылган дип билгеләнде һәм авторларга истәлекле бүләкләр, кызыксындыру дипломнары тапшырылды.

Җиңүчеләр арасындагы китапларның күбесе Татарстан китап нәшриятында басылган, шунлыктан, бәйгенең жюри әгъзалары сыйфатлы китаплар чыгарудагы уңышлары өчен, әлеге нәшриятны махсус диплом белән бүләкләде.

Былтыргы белән чагыштырганда, катнашучы басмалар саны ун процентка арткан. Бу исә татар телендәге басмаларның артуын күрсәтүче бер дәлил. Шунысы да игътибарга лаек: вакыт узган саен, язучыларда һәм укучыларда әлеге чарага карата кызыксыну арта гына бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100