news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген десантчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Һава-десант гаскәрләре көнендә Россиядә десантчыларның күрсәтмә чыгышлары, концертлар һ.б. чаралар үткәрелә.

Бүген десантчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 2006 елдан башлап, Россиядә 2 августта ел саен Россия десантчылары һәм Һава-десант гаскәрләре ветераннарының һөнәри бәйрәме - Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Әлеге дата РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2006 елның 31 маенда имзаланган «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәрне билгеләү турында»гы указ белән расланган.

1930 елның 2 августы Һава-десант гаскәрләренең туган көне санала. Бу көнне Мәскәү хәрби округы хәрби-һава көчләренең Воронеж янындагы өйрәнүләре вакытында хәрби очучылар Ленонид Минов һәм Яков Мошковский җитәкчелегендә 12 кеше беренче тапкыр парашют белән җиргә сикерә.

2 августта - Һава-десант гаскәрләре көнендә Россиядә десантчыларның күрсәтмә чыгышлары, концертлар һ.б. чаралар үткәрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot