news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген «Дакар-2005»тә болытлы

Бүген «Дакар-2005»тә болытлы

(Чаллы, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Бүген «Дакар-Телефоника-2005» супермарафонының 695 километр озынлыктагы һәм 656 километр тизләнешле участоклы «Атар-Киффа» 11нче этабы башланды. Һава торышы начар булу сәбәпле, оештыручылар махсус участокны 400 километргача кыскартырга уйлаган. Икенче контроль пунктын үткәч узышчылар Киффага асфальт буйлап бара алачак. 11нче этап Малида төгәлләнәчәк. Алсу күл буендагы ахыргы пунктка кадәр 3 мең 400 километрдан артык юл кала.

Кичә кич раллиның 10нчы этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Йөк машиналары классында финишка беренче булып Фирдәвес Кәбировның «КамАЗ»ы килде. Владимир Чагин экипажы аннан бары тик 17 минут 9 секундка гына калыша. Өченче позициядә, лидердан 26 минут 4 секундка калышып, «ДАФ»та Ян де Рой бара.

Йөк машиналары классында гомуми исәптә алдынгылык үзгәрешсез кала. Беренче урында, элеккегечә, Фирдәвес Кәбиров, икенчедә - «ДАФ»та ханс Бекс (лидердан 2 сәгать 17 миунт 19 секундка калыша). Өченче урынны «Хино» машинасында 64 яшьлек япон Сугавара били. Аны Ф.Кәбировтан 4 сәгать 26 минут 45 секунд аера.

news_right_1
news_right_2
news_bot