news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы үз эшен дәвам итә
Утырышның көн тәртибенә өстәмә рәвештә 42 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 15е – ТР закон проектлары, 23е – федераль законнар проектлары
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы үз эшен дәвам итә.
Билгеле булганча, парламентның 3 декабрьдә узган җиденче утырышында каралмыйча бер мәсьәлә калган иде. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, 24 декабрьдә дәвам итәчәк утырышның көн тәртибенә өстәмә рәвештә 42 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 15е – ТР закон проектлары, 23е – федераль законнар проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимиятләре закон чыгару (вәкиллекле) органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре.
Аерым алганда, депутатлар “Дәүләт вазыйфаларын яки муниципаль вазыйфаларны, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче (биләгән) затларны пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”, “ Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елларның планлы чорына Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын беренче укылышта караячак.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot