news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы уза
Икенче укылышта Татарстан Республикасының 2010 елга бюджет проектын кабул итү көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы уза. Анда кырыктан артык мәсьәләне карау көтелә.
Аерым алганда, икенче укылышта Татарстан Республикасының 2010 елга бюджет проектын кабул итү көтелә. Республика бюджеты белән бәйле закон проектына карата парламент комитетларыннан һәм депутатлардан, ТР Хөкүмәтеннән һәм закон инициативасы хокукы булган субъектлардан йөздән артык төзәтмә керде. Төзәтмәләр Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралып, аларның утыздан артыгын кабул итәргә тәкъдим ителде. Алар нигездә «Социаль сәясәт», «Мәгариф», «Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау органнары» бүлекләре статьяларына каралган финанслауны арттыруны күздә тота.
Депутатлар икенче укылышта “Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”, “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турныда” закон проектларын кабул итәчәк.
Утырышта шулай ук сайлаулар белән бәйле законнарга кертергә тәкъдим ителә торган үзгәрешләрне карарга, ТР Иҗтимагый палатасының яңа составына кандидатураларны расларга, ТР Дәүләт Советының закон проектлары белән эшләү планы һәм башка илләр, РФ субъектлары парламентлары белән хезмәттәшлек итү турында фикер алышырга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot