news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген дөньяда Халыкара бала көне билгеләп үтелә

20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан - Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Һәр елны 20 нче ноябрьдә Халыкара бала көне (Universal Children's Day) билгеләп үтелә, дип яза Calend.ru - Истәлекле көннәр календаре.

1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе әлеге истәлекле көнне “дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, бөтен Җир шарында балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек көне” буларак билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим иткән.

БМО Халыкара бала көнен билгеләп үтү милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытыр, дигән уйдан чыгып эш итә.

20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан - Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара балаларны яклау көне һәр елны 1 нче июньдә билгеләп үтелә, дип хәбәр итә Calend.ru Истәлекле көннәр календаре.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100