news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген чыгарылыш сыйныфлар математикадан БДИ тапшыра

Быел чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча БДИны бер генә дәрәҗәдәге, профильле яки база дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Бүген унберенче сыйныф укучылары математикадан (база һәм профиль) мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыралар. Татарстанда барлыгы 16 мең 28 укучы имтихан тапшыра. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Имтихан тапшыручыларның 9 615е - профильле дәрәҗәдәге математика, 6 413е - база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан тапшыра. 2019 елның үзенчәлеге - быел чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча БДИны бер генә дәрәҗәдәге, профильле яки база дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.

Математика буенча профиль дәрәҗәдәге имтихан озынлыгы 55 минутка күбрәк һәм 3 сәгать 55 минут тәшкил итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен имтиханнар үткәрү вакыты 1,5 сәгатькә арта. 

news_right_1
news_right_2
news_bot