Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген чыгарылыш имтиханы бирү өчен гариза тапшыруның соңгы көне
1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.
(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен гаризаларны бүген биреп бетерергә тиеш.
Укуылар гаризаны укыган мәктәпләрендә тапшыра ала. 1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.
Имтиханны вакытыннан алда тапшыру 21 марттан 11 апрельгә кадәр булачак. Узган елгы чыгарылыш укучылары шушы вакытта йә төп периодка кадәр резерв көннәрендә имтихан тапшыра ала.
Бердәм дәүләт имтиханы бирүнең төп вакыты 28 майдан 20 июньгә кадәр булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз