Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген чит илләрдә россиялеләргә һөҗүмнәр оештырылырга мөмкин - Тышкы эшләр министрлыгы
Кайбер оешмалар (шул исәптән ислам оешмалары) бүген, 30 сентябрьдә, "Бөтендөнья ачу чыгару һәм каршы килү көнен" үткәрергә әзерләнә.
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). РФ Тышкы эшләр министрлыгы чит илләрдәге россиялеләрне бүген, 30 сентябрьдә, аеруча сак булырга чакыра һәм җәмәгатьчелек урыннарына бармаска өнди, бу Россия һәм аның гражданнарга оештырылырга мөмкин һөҗүмнәрдән саклануга юнәлтелгән кисәтү, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.
"Мәскәүдә кайбер оешмаларның (шул исәптән ислам оешмаларының) бүген, 30 сентябрьдә, "Бөтендөнья ачу чыгару һәм каршы килү көнен" үткәрергә әзерләнүенә игътибар иттеләр. Әлеге чара Алепподагы хәрби хәрәкәтләргә каршы юнәлтелгән", - диелә хәбәрдә.
"Шул нисбәттән чит илдә булучы яисә анда яшәүче россиялеләргә саклык чаралары куллану, "ачу чыгару һәм каршы килү" аларның куркынычсызлыгына һәм дәрәҗәсенә янарга мөмкин булган чараларга бармаска киңәш ителә", - дип өстәгән чыганак.
Тышкы эшләр министрлыгында әлеге чараның кайбер илләрдә экстремистик төс алып, Россия һәм аның гражданнарына карата провокация рәвешендә кулланылырга мөмкин булу ихтималын инкарь итмиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз