news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “Черек күл”дә тимераякта шуу буенча мастер-класс була

Казан парк һәм скверларында кышкы бәйрәм программасы дәвам итә.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген, 8 гыйнварда, “Черек күл”дә тимераякта шуу буенча мастер-класс оештырыла. Әлеге чара түләүсез һәм анда теләге булган һәркем катнаша ала. Мастер-класс көндез 12.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Казан парк һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Горки-Әмәт урманында балалар өчен Кар Бабай һәм аның дуслары (“Снеговик-Почтовик и его друзья”) бәйрәм ясый. Бәйрәм чарасы 14.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100