news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Чаллыда «Бердәм Россия» көне уза

Бүген Чаллыда «Бердәм Россия» көне уза

(Чаллы, 1 февраль, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Бүген Чаллыда «Бердәм Россия» көне уза, анда РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Виктор Ельцов, республика парламенты депутатлары, шулай ук җирле муниципалитет депутатлары катнаша.

Шәһәр советының 45 депутаты «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы булып тора. Узган ел алар Чаллы муниципалитеты вәкиллекле органында үз фракцияләрен булдырды. Аны шәһәр башлыгы Илдар Халиков җитәкли.

«Бердәм Россия» көне программасында шәһәр балалар иҗат йортында булу каралган. Биредә иртән Олег Морозов, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары булды. Шунысын да искә төшереп узарга кирәк, РФ Дәүләт Думасы беренче вице-спикеры тырышлыгы ярдәме белән шәһәр балалар иҗат йорты төзелешенең икенче чиратын төзү адреслы федераль инвестиция программасына кертелгән. Төзелеш эшләре 2007 ел башына төгәлләнер дип көтелә.

Бу вакытта «Энергетик» мәдәният йортында Виктор Ельцов ГЭС бистәсе һәм шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләр белән очрашты. «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты, «бердәм россияле» Сергей Когогин 27 номерлы мәктәптә автошәһәрдә яшәүчеләр белән очрашу уздыра. Аның партия буенча коллегалары, республика парламенты депутатлары - Александр Евдокимов, Валерий Емельянов, Михаил Кулиш, Рафаэль Юнысов, Алмаз Шәрипов һәм башкалар үзләренең сайлаучылары белән очраша. Чаллыда «Бердәм Россия» Көне партиянең бөтен дәрәҗәсе депутатларының гомум җыелышы белән төгәлләнәчәк. Алар 2005 елда үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясаячак, шәһәр проблемалары турында фикер алышачак һәм аларны чишү юлларын билгеләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100