news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Болгар шәһәрендә "Изге Болгар җыены" уза

Чараларда Рөстәм Миңнеханов катнаша.

(Болгар, 20 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Болгар шәһәрендә изге Болгар җыены уза. 922 елда Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә багышланган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашуы көтелә.

Президентның Болгарга сәфәре кысаларында, "Кол Гали" кунакханә комплексының төзелеш мәйданчыгын, "Ак мәчет" комплексын карап чыгуы ниятләнә. Президент һәм башка рәсми затлар Болгар ислам академиясенн йөреп чыгачак. Биредә китапханәдә Россия Федерациясе һәм чит илләрнең мөселман руханилары белән эшлекле очрашу уздыру ниятләнә. Очрашудан соң, "Изге Болгар җыены" чараларының тантаналы ачылышы көтелә. Аннан соң рәсми затлар "Дворянство Спасского уезда" музеена барачак. "Габдрахман сахабә коесы" на бару да күздә тотыла.

Көндезге сәгать 12 дә Җәмигъ мәчетендә Өйлә намазы укыячаклар. Изге Болгар җыенында, шулай ук, Kazansummit 2017 форумына җыелган дин әһелләре катнашуын искәртик.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100