news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Болгар радиосы» Буа, Апас, Тәтеш җирлегендә урнашкан картлар йортында булды

Радио исеменнән әлеге җирлеккә "Болгар радиосы" алып баручысы Дилбәр Фәиз, программа директоры Резедә Нигъмәтуллина һәм "Яңалыклар" хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов барды.

Бүген «Болгар радиосы» Буа, Апас, Тәтеш җирлегендә урнашкан картлар йортында булды

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Май башында "Болгар радиосы" хәйрия акциясен игълан итте. Һәрбер теләгән кеше картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларга гигиена кирәк-яракларын, бүләкләр алып килә алды. Бәйрәм ялларына карамастан, радиотыңлаучылар бер-бер артлы картларга дигән бүләкләрен алып килде.

Картлар радио хезмәткәрләрен шатлыклы күз яшьләре белән каршы алды. Радио исеменнән әлеге җирлеккә "Болгар радиосы" алып баручысы Дилбәр Фәиз, программа директоры Резедә Нигъмәтуллина һәм "Яңалыклар" хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов барды. 

"Картлар аралашуга мохтаҗ, читтән килгән кешегә мөккибән китеп торалар. Монда төрле язмышлы әби-бабайлар яши. Кемдер ялгыз, кемнедер гаиләсе калдырган, кайсыларының өйләре янган. Монда картлар өчен барлык уңай шартлар да тудырылган. Тәрбиячеләребез һәрберсенә олы игътибар бирә", ди Апас муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина. 

Алып баручы Дилбәр Фәиз мондый акцияләрнең беренчегә булмавын искәртеп узды: "Мондый акцияне «Болгар радиосы» дүртенче тапкыр оештыра. Моңа кадәр без балалар йортына, акылга зәгыйфьләр дәваханәсенә йөри идек. Быел картлар йортына барырга булдык. Монда тәрбияләнүче һәр кеше үз язмышы белән бүлешергә ашыкты. Елый-елый хатирәләре белән бүлеште. Үзебез дә күз яшьләрен тыя алмадык...", диде ул.

Радиотыңлаучылар китергән бүләкләрен әби-бабайларның кулына тапшыруны сорадылар. Без әлеге үтенечне үтәп һәр кешегә бүләкләр өләшеп чыктык. Оешма өчен аерым тартмачыкларга җыелган гигиена кирәк яраклары да тапшырылды. Картлар аларның язмышына битараф калмаган һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100