news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Болгар ислам академиясендә Попечительләр советы утырышы узачак

Утырышта академиянең үсеш стратегиясен раслау ниятләнә.

Бүген Болгар ислам академиясендә Попечительләр советы утырышы узачак
архив/Салават Камалетдинов

(Болгар, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Болгар ислам академиясендә Попечительләр советы утырышы узачак. Аның эшендә РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Попечительләр советы рәисе Сергей Кириенко катнашыр дип көтелә.

Утырышта академиянең үсеш стратегиясен раслау ниятләнә. Утырышка кадәр шәрәфле кунаклар өчен Болгар цивилизациясе музеенда, Истәлек билгесендә, академиядә экскурсия уздырылачак.

2013 елның 22 октябрендә Уфа шәһәрендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясен булдыру идеясе белән чыктылар.

2015 елның 23 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү Җәмигъ мәчетен ачканда үзәкләштерелгән мөселман дин оешмаларының тәкъдимен хуплый.

«Болгар ислам академиясен булдыру һәм Мәрьям Ана Казан иконасы Соборын торгызу турында» Татарстан Президенты Указы 2015 елның 4 ноябрендә имзалана.

Академия тантаналы төстә 2017 елның 4 сентябрендә ачыла. Хәзер академиядә 122 кеше белем ала, 14 мөгаллим укыта.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100