news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Биектау имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырылды

Аларны тапшырыр алдыннан Татарстан мөфтие имамнарга нәсихәтләрен җиткерде

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Биектау имамнарына шәһадәтнамә тапшыру тантанасы үткәрелде. Авылларда дини эшчәлекне әйдәп баручы дин әһелләренә имамлык вазыйфасын раслый торган шәһадәтнамәләрне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ышанып тапшырды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлыгы 40 имам шәһадәтнамәгә ия булды. Тәлгать хәзрәт Гайфуллин районның имам-мөхтәсибе вазыйфасына расланды. Чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төньяк-көнбатыш төбәге казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “Хәләл” комитеты һәм нәзарәтнең яшьләр бүлеге белгечләре, хакимият вәкилләре катнашты.

Шәһадәтнамәләрне тапшырганчы, мөфти имамнарга нәсихәтләрен җиткерде,  эшләрендә уңышлар теләде, аннары имамнарның сорауларына җавап бирде. Район мөхтәсибе белән очрашып җирлектәге дини вәзгыять хакында сөйләште. Мөхтәсиб мөфтине  2014 елда башкарылган эшләр белән таныштырды.

Нәзарәтнең яшьләр бүлеге белгечләре имамнарга яшьләр белән эшләү юллары хакында җиткерделәр.

Имамнар белән очрашудан соң мөфти Камил хәзрәт Биектаудагы мәдрәсә төзелешен дә карады.  

Фотосурәт http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды.                

news_right_1
news_right_2
news_bot