news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “Биек Тау” индустриаль паркы резидентлар өчен ишекләрен ачты

Ул югары технологияле конвейер линияләрен, заманча җитештерү мәйданнарын эченә алган, йөк күчерү, саклау, эшкәртү урыны булачак

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның мартында Татарстанда Ауропа стандартларындагы “Q-Park Казан” логистика комплексының беренче чираты файдалануга тапшырылган иде. Бүген исә Идел буе округындагы иң эре җитештерү-логистика комплексы – “Биек Тау” индустриаль паркы ишекләрен ачты. Әлеге проект дәүләт-бизнес хезмәттәшлегенең җитди үрнәге. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры урынбасары Олег Белозеров, Внешэкономбанк рәисе урынбасары-Идарә әгъзасы Анатолий Балло, “Логопарк Биек Тау” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Артур Трофимов катнашты.

Казан янында “Биек Тау” логистика комплексын булдыру идеясе туганга нибары ике елга якын вакыт узган, ә индустриаль парк төзелешен финанслау турында килешү төзелгәнгә нәкъ бер ел. Узган елның 30 сентябрендә Сочида VII Халыкара Инвестиция форумында “Логопарк Биек Тау” җәмгыяте белән Внешэкономбанк арасында шул хактагы документ имзаланган иде. “Без бу проектны 10 ай эчендә гамәлгә ашыра алдык. Актив төзелеш эшләренә шуның 5 ае гына китте”, -ди Артур Трофимов. “Логопарк Биек Тау” ЯАҖ Директорлар советы рәисе бу проектны зур тырышлык һәм җайга салынган хезмәттәшлек нәтиҗәсендә идеяне кыска вакыт эчендә тормышка ашыруның сирәк үрнәге буларак бәяләде. “Россиядә һәм аның төбәкләрендә объектларны төзү проблема түгел, ә үзара хезмәттәшлекнең җитмәве генә проблема тудыра. Татарстан моны җайга салынган хезмәттәшлек аша хәл итеп булуның матур үрнәген күрсәтте. Планны гамәлгә ашыру өчен территориянең дөрес сайлануы, җитәкчеләрнең ихтыяр көче, финансларның булуы мөһим. Татарстан шуны үз мисалында тагын бер кат раслады”, - дип билгеләп, ул республика Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, “Биек Тау” логистика-җитештерү комплексын гади склад дип күзаллау дөрес булмас иде. Ул югары технологияле конвейер линияләрен, заманча җитештерү мәйданнарын эченә алган, шул ук вакытта йөк күчерү һәм саклау, эшкәртү урыны да булачак. Биредә елына 9,5 млн. тоннага кадәр йөк эшкәртелер дип көтелә. Паркның проект куәте 260 мең. кв. метр мәйданга исәпләнгән. Әлегә аның гомуми мәйданы 160 мең кв. метр булган ике корпусы тулысынча сафка баскан. Территориядә котельный, электр, газ подстанцияләре кебек заманча инфраструктура төзелгән. 2010 ел ахырына “Биек Тау” керем буенча план күрсәткечләренә чыгар дип көтелә. 100 мең кв. метр мәйдандагы өченче корпусны инде киләсе елда ук төзергә ниятлиләр. Аңа 2,3 млрд. сум инвестицияләр юнәлдереләчәк. Хәзерге вакытта логистика паркы проектына 5 млрд. сумнан артык инвестиция салынган. Шуның 3 млрд. сумын Внешэкономбанк финансласа, 2 млрд. сумы -“Логопарк биек Тау” ЯАҖ акчалары.

Шунысы әһәмияткә ия: “Биек Тау” паркы Внешэкономбанкның индустриаль инфраструктураны финанслау буенча озак вакытка исәпләнгән программасында урын алган беренче объектлардан санала. Аның халыкара транспорт коридорлары кисешендә урнашуы, үз чиратында, Россия территориясеннән узучы йөк агымын арттырырга, транспорт хезмәтләре экспортын үстерүгә ярдәм итәр дигән ышаныч бар. Моннан бер ел элек РФ Транспорт министрлыгы белән ТР Хөкүмәте арасында “Көнбатыш Аурупа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорын үстерү турында килешү имзаланган иде. Әлеге коридорның Россиядәге шактый өлеше Татарстан территориясе аша уза. Олег Белозеров ассызыклаганча, бу халыкара коридор күпфункцияле комплекс. “Биек Тау” логистика паркы шуны тулыландыручы.

Рөстәм Миңнеханов бу логистика үзәге зур нәтиҗә бирер дигән ышаныч белдерде һәм үз сүзләрен дәлилләп Сингапурның министр-остазы Ли Куан Ю ның :“Ил, иң беренче чиратта, транспорт инфраструктурасы, юллар төзергә тиеш. Шуннан соң икътисадта җанлану башлана”, дигән сүзләрен китерде. ТР Премьер-министры фикеренчә, логистика үзәге кебек шушындый якорь предприятиеләре төбәк үсешенә дә, ил үсешенә дә зур этәргеч бирә. “Биредә төп бурыч корпус төзү генә чикләнми, “Биек Тау” мәйданнарында йөкләр эшкәртелергә, яңа эш урыннары булдырылырга, өстәмә кыйммәт формалашырга тиеш. Максат- инвестор белән берлектә аны бизнес килү өчен җәлеп итәрлек мәйдан итү”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, әлеге логистика паркына җирле, Россия һәм чит ил резидент-компанияләрен җәлеп итү өчен Внешэкономбанкның кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программаларына, кече һәм урта бизнеска ярдәм буенча федераль проектларга таяну ниятләнә, республикадан ярдәм күрсәтү юллары эзләнә. Хәзергә биредә урнашу белән кызыксынган ике потенциаль резидент бар- “Домо” җәмгыяте һәм фармацевтика өлкәсендә эшләүче “INC FARM” компаниясе.

Артур Трофимов сүзләренә караганда, “Биек Тау” логистика паркы территориясен үстерүгә Внешэкономбанк ачкан кредит линиясе 220 млн. доллар тәшкил итә. Моның бүгенгә әле яртысы гына үзләштерелгән. Калганы бу территорияне үстерү өчен нәрсә кирәк булачак, шуңа тотылачак. Монда производстволар төзелеше, өстәмә логистика куәтләрен булдыру, гомумән, бу территорияне үстерәчәк инфраструктура белән тәэмин итү турында сүз бара.

Бүген паркны ачу тантанасында беренче килешүләр дә имзаланды. Аның берсе “Биек Тау” индустриаль паркында таможня посты, икенчесе вакытлыча саклау склады булдыруга кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100